Выборг
Халык саны | 71 279 (2024, халык санын бәяләү, самое последнее значение) |
---|---|
Нигезләнгән | 1293 |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәрләр | Рамла[d][1], Будө[1], Лаппеэнранта, Чанчжоу[d][1], Иматра[d][1], Хамина[d][1], Грайфсвальд[1], Стерлинг[d][1], Цзясин[d][1] һәм Речица[d][1] |
География | |
АТБ | Ошибка Lua в Модуль:Wd2 на строке 1016: attempt to index field 'datetime' (a nil value). |
Ил | Россия |
Мәйдан | 160.847 км² |
ДДӨБ | 3 метр |
Координатлар | 60°42'38"тн, 28°44'59"кнч |
Почта индексы | 188800–188811 |
Телефон коды | 81378 |
Выборг (рус. Выборг, фин. Viipuri, швед. Viborg, алман. Wiburg) — Россия Федерациясенең Ленинград өлкәсендә урнашкан шәһәр, Выборг районы үзәге.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Выборг замогына шведлар тарафыннан 1293 елда, Карел җиренә өченче тәре походы барышында нигез салына. Урта гасыр рус терминологиясе буенча, бу Бөек Новгородның союздаш корела кабиләләре җире була. 1980 нче еллардагы археологик казу эшләре күрсәткәнчә, элек замок утравында аны алган шведлар тарафыннан җимерелгән карелларның ныгытылган пункты урнашкан булган. Швеция короле Торгильс Кнутссон регенты карары буенча, замок утравында Выборг дигән исем алган куәтле замок төзелгән. Шведлар утрауның калкулык өлешен дивар белән әйләндереп алган, ә үзәктә квадрат таш манара төзегәннәр. Югары дозор һәм сугышчан манара Норвегия короле, Скандинавия крестины Олав Изге хөрмәтенә аталган. Бу манара озак вакытлар Скандинавиянең иң югары донжоны булып саналган. Диварларның калынлыгы 1,5-2 метр тәшкил итә, ә манараның калынлыгы — 4 м., өстән диварлар теләр белән тәмамланган, ә периметр буенча асылмалы агач галерея, хәрби йөреш адым барган. Выборг замогы Выборг ленының үзәгенә, 1710 елга кадәр яуларга бирешмичә, Карел муентыгы җирләренә шведлар йогынтысын таратуның ышанычлы форпостына әверелә.
Новгород Республикасы Карелия җирләрен югалтулары белән килешергә теләми, һәм инде 1294 елда Бөек Новгород дружинасы аны камый, әмма ала алмый. 1322 елда шведларга каршы хәрби поход та уңышсыз була: князь Юрий Даниилович җитәкчелегендәге гаскәр, таш ату машиналары куллануга карамастан, бер ай буе замок диварларын уңышсыз камый. 1323 елда, Новгород һәм Швециянең Орехов тынычлык килешүе буенча, алар арасында чик Сестра елгасы буенча урнаштырыла, Карелия муентыгының бер өлеше Выборг белән бергә Швециягә китә.
Төньяк сугыш вакытында Выборг Швециянең тыл ныгытмасы булган, Нотебург (Чикләвек) һәм Ниеншанц Ингерманландиягә күчкәннән соң, шведлар әле яңа гына нигезләнгән Санкт-Петербургка яный алырлык алдынгы база булган. 1706 елда Петр I Швед ныгытмасын яулап алырга омтыла, әмма нәтиҗәсез. Бары тик 1710 елда гына шәһәр рус гаскәрләре һәм флоыт тарафыннан алына, ә Ниеншанц тынычлык килешүе буенча 1721 елда рәсми рәвештә Россия империясенең бер өлешенә әверелә.
1802 елда Выборг губернасы Финляндиягә күчә, ә 1811 елда элеккеге исеме бирелә, ләкин инде Бөек Финляндия кенәзлеге составында була.
Алга таба, XX гасырга кадәр, кала тарихы зур вакыйгаларга ия булмый диярлек: анда рус гарнизоны тора, сәүдә һәм сәнәгать үсә.
1930 елларда якын-тирә территория белән Выборг Финляндиянең сәнәгать үзәге булып санала. 1938 елда шәһәрдә төрле тармакларның 38 сәнәгать предприятиесе эшли. Кышкы сугыштан соң, Мәскәү тыныч шартнамәсе шартлары нигезендә, Выборг губернасының зур өлеше, шул исәптән, Выборг һәм бөтен Карелия муентыгы, шулай ук башка территорияләр СССРга күчкән. Шәһәрнең фин халкы тулысынча Финляндиягә эвакуацияләнә. 1940 елның 31 мартында Финляндиядән алынган территорияләрне Карел-Фин ССР составына тапшыру турында СССР Законы кабул ителә.
1944 елда Карелия муеныгының башка территорияләре белән шәһәр Карел-Фин ССРдан РСФСРның Ленинград өлкәсе составына күчерелә.
Сәгать поясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Выборг Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.
Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1812 | 1841 | 1850 | 1870 | 1897[2] | 1900 | 1924 | 1939 | 1940 | 1944 |
2893 | ↗4737 | ↗8618 | ↗13 466 | ↗23 500 | ↗36 800 | ↗51 480 | ↗74 403 | ↘38 000 | ↘30 000 |
1945 | 1946 | 1950 | 1959[3] | 1962[2] | 1967[2] | 1970[4] | 1973 | 1976 | 1979[5] |
↘2500 | ↗16 414 | ↗35 000 | ↗51 088 | ↗57 000 | ↗65 000 | ↗65 188 | ↗68 000 | ↗71 000 | ↗75 573 |
1982[2] | 1986[2] | 1989[6] | 1992[2] | 1996 | 2000[2] | 2001[2] | 2002[7] | 2003[2] | 2005[2] |
↗78 000 | ↗81 000 | ↘80 924 | ↘80 900 | ↗81 200 | ↘79 800 | ↘79 300 | ↘79 224 | ↘79 200 | ↘78 500 |
2006 | 2008 | 2010[8] | 2011[9] | 2012[10] | 2013[11] | 2014[12] | |||
↗78 586 | ↘77 595 | ↗79 962 | ↗80 075 | ↗80 653 | ↗80 896 | ↘80 265 |
Милләтләр (2010): урыслар (93,9%), украиннар (2,0%), белоруслар (1,0%).[13][14]
Күренекле шәхесләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Григорий Спиридов, Россия флоты адмиралы.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 INTERNATIONAL COOPERATION — Выборг районы.
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 Народная энциклопедия «Мой город». Выборг
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Ленинградская область. әлеге чыганактан 2014-08-10 архивланды. 2014-08-10 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения муниципальных образований и Сосновоборского городского округа Ленинградской области на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-12-06
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә