[go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Гильдия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гильдия latin yazuında])
Гильдия
Оешма җиткәчесе вазыйфасы guildmaster[d]
Киләсе Q1325804?
Башлану вакыты XI гасыр
 Гильдия Викиҗыентыкта

Гильдия (борынгы алманча Gilde – түләү, хәзерге алманча Geld – акча)¹ – бертөрле максат яки охшаш һөнәр белән шөгыльләнүче кешеләрнең берләшмәсе.

Сәүдәгәрләр гильдиясе - сәүдә белән шөгыльләнүче кешеләр оешмасының төп төре. Сәүдәгәрләр гильдиясе өч төргә бүленеп йөртелгән: беренче гильдия, икенче гильдия, өченче гильдия.

Беренче һәм икенче гильдия 1721 елда, өченче гильдия 1742 елда кертелгән.

Беренче гильдия сәүдәгәрләр – чит илләр белән сәүдә мөнәсәбәтенә керергә, диңгездә йөзә торган кораблар тотарга, ил буенча иркен күченеп йөрү хокукларына ия булганнар.

Икенче гильдия сәүдәгәрләр елгада йөзә торган кораблар гына тотарга хокуклы булган.

Беренче һәм икенче гильдия сәүдәгәрләре фабрика һәм заводлар тотарга хокуклы булган. Алар тән җәзасыннан азат булганнар һәм рекрут хезмәтенә чакырылмаганнар.

Өченче гильдия сәүдәгәрләр вак сәүдә һәм кәсеп һөнәре белән шөгыльләнергә, кабак (трактир) һәм мөсафирханә тотарга хокуклы булган.

1832 елдан гильдиягә кабул ителгән сәүдәгәрләр шәһәрләрнең “мактаулы ватандашлары” катлавына кертелеп санала башлый.

¹ Энциклопедический словарь Фасмера.