2024 ел
Бу мәкаләдә яки мәкалә өлешендә көтелгән вакыйгалар турында мәгълүмат бар. Монда әле булмаган вакыйгалар тасвирланган.
|
2024 (ике мең егерме дүртенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2024 елы, III меңьеллыкның 24 елы, XXI гасырның 24 елы, XXI гасырның 3 унъеллыгының 4 елы, 2020 елларның 5 елы.
Еллар |
---|
2020 · 2021 · 2022 · 2023 — 2024 — 2025 · 2026 · 2027 · 2028 |
Унъеллык |
2000-еллар · 2010-еллар — 2020-еллар — 2030-еллар · 2040-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
Вакыйгалар
үзгәртү- Россия Федерациясендә Гаилә елы игълан ителә ― Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның 2023 елның 22 ноябрендәге 875-нче санлы Указы нигезендә [1]
- 1 март — Уфада РБ башлыгы Радий Хәбиров беренче тапкыр татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.[2]
- 17 март — Россиядә Путинны президент итеп сайлаулар.
- 2 апрель — Украина хәрби пилотсыз очкычлары Татарстандагы Алабуга махсус икътисади зонадагы һәм Танеко нефть эшкәртү заводы объектларына һөҗүм итә.
- 8 апрель — тулы кояш тотылу.
- 9 май — Украина хәрби пилотсыз очкычлары Газпром нефтехим Салават заводына һөҗүм ясый.
- 26 июль ― Парижда (Франция) XXXIII җәйге Олимпия уеннары[d] башлана[3].
- 1 август — Русия шпионнарын сәяси тоткыннарга һәм чит ил тотыкларына алмашу нәтиҗәсендә журналист, сәяси тоткын Алсу Кормаш азат ителгән.
- 6 август — Украина хәрби көчләре Курск өлкәсендә хәрби операциясен башлый.
- 8 сентябрь — Татарстан Дәүләт Советына «сайлаулар».
- 12 октябрь — Казанда Сөембикә манарасы янында Хәтер көне уңаеннан дога кылу тыелган.
- 16 октябрь — Рәис Рөстәм Миңнеханов Явыз Иван гаскәренә багышлап салынган корылманы зыярат кыла.[4]
- 5 ноябрь — АКШта президент сайлаулары.
Вафатлар
үзгәртүГыйнвар
үзгәртү- 2 гыйнвар ― Рафил Ногманов (74), 1993―2009 елларда ― Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары[5].
- 4 гыйнвар ― Равил Шаммасов (93), Башкортстанның халык шагыйре[6].
- 17 гыйнвар ― Юрий Демидов (85), ТАССРның җирле сәнәгате министры (1985―1989)[7].
Февраль
үзгәртү- 13 февраль ― Рәшит Сафиуллин (74), рәссам[8].
- 16 февраль ― Алексей Навальный (47), рус оппозиция юлбашчысы, Путин дошманы.
- 20 февраль ― Ринат Мәннан (78), язучы[9].
- 24 февраль ― Васил Хәннанов (67), татар рәссамы, РФ атказанган, БР атказанган һәм халык рәссамы[10].
Март
үзгәртү- 9 март ― Мөхәммәт Харрасов (75), БДУ ректоры (2000―2010)[11].
- 21 март — Мидхәт Әбделмәнов (81), Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре.
- 30 март — Шәүкәт Гаделша (74), шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты[12].
Апрель
үзгәртүМай
үзгәртү- 3 май — Гаяз Сәхәпов (85), «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ элеккеге генераль директоры[13].
- 13 май — Розалина Шаһиева (78), сәнгать белгече, шагыйрә[14].
- 19 май — Ибраһим Рәиси (63), Иран президенты[15].
- 19 май — Галия Солтанова (87), җырчы[16].
Июнь
үзгәртү- 1 июнь — Артур Чилингаров (84), галим-океанолог, география фәннәре докторы, профессор[17].
- 4 июнь — Шамил Хамматов (77), Татарстанның мәгълүмат һәм матбугат министры (1989―1992)[18]
- 9 июнь — Мисбах Сәхәбетдинов (94), тыл ветераны, милли активист (Чаллы).
- 14 июнь — Морат Әвәзов (81), филолог, казакъ иҗтимагый эшлеклесе[19]
- 19 июнь — Әхтәм Зарипов (88), артист, режиссер һәм язучы[20].
Июль
үзгәртү- 6 июль — Илдус Мостюков (96), Социалистик Хезмәт Герое[21].
- 8 июль — Әнвәр Шәрәфиев (88), композитор, педагог. Татарстанның халык артисты[22].
Август
үзгәртү- 23 август — Әнәс Хәсәнов (89), ТР Президентының матбугат үзәге җитәкчесе (1991―1999)[23].
- 24 август — Марат Әхмәтов (87), скрипкачы, КДК профессоры[24].
Сентябрь
үзгәртү- 18 сентябрь — Зөлфия Камалова (55), җырчы[25].
Октябрь
үзгәртү- 5 октябрь — Илдар Дадин (42), җәмәгать эшлеклесе, оппозиционер[26].
- 6 октябрь — Ринат Акчурин (78), кардиохирург[27].
- 12 октябрь — Фән Вәлиәхмәтов (73), җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты[28].
- 16 октябрь — Ринат Таҗетдинов (86), актер, РСФСР халык артисты[29].
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
үзгәртүНобель премиясе лауреатлары
үзгәртү- Физиология һәм медицина өлкәсендә ― Виктор Эмброс[d] (АКШ) һәм Гэри Равкан[d] (АКШ) ― микроРНК ачышы өчен[30]
- Химия өлкәсендә ― Дэвид Бейкер[d] (АКШ), Демис Һассабис[d] (Британия) һәм Джон Джампер[d] (Британия) ― аксымнарның компьютер дизайны һәм аларның өч үлчәмле структурасын алдан фаразлау өчен[31]
- Физика өлкәсендә ― Джон Хопфилд[d] (АКШ), Джеффри Хинтон[d] (Британия) ― ясалма нейрон челтәрләре ярдәмендә машина өйрәнүен тәэмин итә торган фундаменталь ачышлары һәм уйлап табулары өчен[32]
- Әдәбият өлкәсендә ― Хан Ган[d] (Көньяк Корея) ― тарихи яраларга каршы торучы тирән шигъри проза өчен[33]
- Тынычлык премиясе ― Нихон Хиданкё (Япония) ― атом-төш коралыннан азат дөньяга ирешү тырышлыгы һәм шаһит күрсәтмәләре белән атом-төш коралының бүтән беркайчан да кулланылырга тиеш булмавын күрсәткән өчен[34]
- Икътисад өлкәсендә ― Дарон Аҗемоглу[d] (Төркия / АКШ), Джеймс Робинсон[d] (Британия), Саймон Джонсон[d] (АКШ) ― институтлар формалашу процессын һәм аларның икътисади чәчәк атуга йогынтысын тикшергәннәре өчен[35]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 22.11.2023 № 875. Официальное опубликование правовых актов(рус.)
- ↑ https://www.tatar-inform.ru/news/glava-baskortostana-radii-xabirov-vstretilsya-s-tatarskoi-obshhestvennostyu-5937672
- ↑ Овчинников Дмитрий. Как Париж встречает Олимпиаду: протесты, грабежи и транспортный коллапс. ФедералПресс, 26.07.2024
- ↑ Казанны басып алучылар һәйкәлен 2025 елда төзекләндереп бетермәкчеләр(үле сылтама)
- ↑ Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногманов вафат булган. Татар-информ, 2.01.2024
- ↑ Ляйсан Закирова. Ушел из жизни народный поэт Башкирии Равиль Шаммасов. ИА «Башинформ», 4.01.2024
- ↑ ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Юрий Демидов вафат булган. «Татар-информ» МА, 18.01.2024
- ↑ Глубоко скорбим. Памяти Рашита Сафиуллина
- ↑ Балалар язучысы Ринат Мәннан вафат. Татарстан Язучылар берлеге, 20.02.2024
- ↑ Эдуард Кускарбеков. В Уфе на 68-м году жизни скончался художник Василь Ханнанов. ИА «Башинформ», 24.02.2024
- ↑ Лейла Аралбаева. В Уфе скончался ученый, бывший ректор БашГУ Мухамет Харрасов. ИА «Башинформ», 9.03.2024
- ↑ Шагыйрь Шәүкәт Гаделша вафат. Татарстан Язучылар берлеге
- ↑ «Түбән Кама нефть химиясе»нең элеккеге директоры Гаяз Сәхапов вафат. Татар-информ, 4.05.2024
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева вафат. Татар-информ, 13.05.2024
- ↑ Биография президента Ирана Эбрахима Раиси. tass.ru(рус.)
- ↑ Ләйлә Аралбаева. «Әй һандуғасы», Башҡортостандың халыҡ артисы Ғәлиә Солтанова вафат. Башинформ, 20.05.2024(башк.)
- ↑ Иван Вавилов. В России ушел из жизни знаменитый ученый Артур Чилингаров. Башинформ, 1.06.2024
- ↑ Татарстанның элеккеге матбугат министры Шамил Хамматов вафат булган. Татар-информ, 4.06.2024
- ↑ Скончался Мурат Ауэзов.Tengrinews.kz, 14.06.2024
- ↑ Режиссер, артист һәм язучы Әхтәм Зарипов вафат. Татарстан Язучылар берлеге
- ↑ Танылган галим – Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков вафат. Татар-информ, 6.07.2024
- ↑ Танылган композитор, педагог, баянчы Әнвәр Шәрәфиев вафат. Татар-информ, 9.07.2024
- ↑ Журналист, язучы, дәүләт эшлеклесе Әнәс Хәсәнов 89 яшендә вафат булды. Татар-информ, 23.08.2024
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Казан консерваториясе профессоры, скрипкачы Марат Әхмәтов вафат булган. Татар-информ, 27.08.2024
- ↑ «Не теряла надежды на чудо»: от рака умерла певица Зуля Камалова. Бизнес-Онлайн, 18.09.2024
- ↑ Анна Громова. Погиб воевавший за ВСУ Ильдар Дадин. Его именем с 2015 года в России называли статью УК. Газета.Ru. 6.10.2024(рус.)
- ↑ Не стало великого хирурга Рената Акчурина. Российская газета (2024-10-06).
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә: «Башкортстан татарларының йөзе, таянычы иде». Интертат, 13.10.2024
- ↑ Ринат Таҗетдинов вафат. Татар-информ, 16.10.2024
- ↑ Нобелевская премия по медицине: кому и за что дали в 2024 году
- ↑ За что дали Нобелевскую премию по химии 2024. iz.ru, 9.10.2024
- ↑ The Nobel Prize in Physics 2024. Нобелевский фонд.
- ↑ Alex Marshall. Han Kang Is Awarded Nobel Prize in Literature (2024-10-10).
- ↑ Royen, Ulrika (2024-10-11). Press release (en-US).
- ↑ Edwards, Christian (2024-10-14). Nobel Prize in economics 2024 awarded to trio for work on differences in prosperity between nations | CNN Business.