Эрбетче
Эрбетче | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Nucifraga caryocatactes L., 1758[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | төр[1][2][4][…] |
Югарырак таксон | Эрбетчеләр[1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d] һәм Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] |
Эрбетче (эрбет чыпчыгы, лат. Nucifraga caryocatactes) — карга кошлар гаиләлегеннән эрбетчеләр ыругының кошы.
Тышкы кыяфәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чәүкәдән аз гына кечерәк. Гәүдә озынлыгы 30–35 см, койрыгы — 11 см, авырлыгы 125–190 г. Куе көрән төстә, баш һәм муен артын исәпләмәгәндә, бөтен җирендә зур-зур таплары бар. Койрык асты ак, койрык каурыйларының (ике урта каурыйны исәпләмәгәндә) очлары ак. Теше иркәктән аз аерыла: ул ачыграк төстә һәм ак таплар азрак беленеп тора.
Таралган җир
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аурупа һәм Азия тайга урманнарында Скандинавия һәм Альп тауларыннан Камчатка, Курил утраулары, Диңгез буе, Япония һәм Кытайга кадәр таралган. Татарстанда сирәк очрый. Эрбетче Себердә эрбетне бердәнбер масса-күләм таратучы булып тора.
Туклану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күбесенчә пешкән эрбет чикләвекләре белән туклана. Өстәвенә имән һәм бук чикләвекләре, чыршы һәм нарат орлыклары, җиләкләр һәм бөҗәкләр белән туклана.
Үрчү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу кошлар тик иң куе һәм кара урманнарда оялыйлар. Апрель яисә мартта теше 3–4 озынча аксыл яшел күкәй сала. Күкәйләрдә тик теше утыра, иркәк аны ашата.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1999.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2