Марсель Сәлимҗанов
Марсель Сәлимҗанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Марсель Хәким улы Сәлимҗанов |
Туган | 7 ноябрь 1934 Казан |
Үлгән | 26 март 2002 (67 яшь) Мәскәү, Россия |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Чехов урамы, Казан[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | режиссер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Гөлнар |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | , |
Марсель Хәким улы Сәлимҗанов (7 ноябрь 1934, Казан, ТАССР, ССРБ — 26 март 2002, Мәскәү, Россия) — мәшһүр татар режиссеры, СССР халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Марсель Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә Казан шәһәрендә актерлар Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, соңыннан, әти-әниләре, дусларының йогынтысы астында А.В.Луначарский исемендәге дәүләт институтына режиссерлар әзерли торган факультетка укырга керә. 1962 елда институтны тәмамлап Казанга кайта һәм ТЮЗның режиссеры итеп билгеләнә. 1966 елда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына баш режиссер вазифасын башкара башлый. Шул ук елдан Казан театр училищесында укытырга тотына, 1992 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетында профессор исемен ала. 2001 елда аны Татарстан Республикасы Фән Академиясенең әгъзасы итеп сайлана.
М. Сәлимҗановның таланты татар профессиональ театрының үсеп китүе, милләт драматургиясенең үсеше белән нык бәйләнештә. Режиссер, республиканың театр сәнгатенең алтын фондына кергән йөздән артык төрле жанрдагы спектакльләрне куеп, урта һәм өлкән буын актерларының талантларын яңа ракурсларда ачарга ярдәм итә.
Театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен, М.Сәлимҗановка СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре исемнәренә, Г.Тукай һәм К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләренә, «Алтын битлек» премиясенә лаек була.
Марсель Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында вафат була.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казанда Актерлар йортына исеме бирелгән.
- Казанның бер урамы исеме белән аталган.
- 2014 Марсель Сәлимҗанов премиясе булдырылган.[2]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2014 2014 елның 27 май көнендә архивланган..
- Белем.ру 2016 елның 11 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ ТР Дәүләт киңәшчесе рәсми сайтында(үле сылтама)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 7 ноябрь көнне туганнар
- 1934 елда туганнар
- 26 март көнне вафатлар
- 2002 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татар режиссёрлары
- Камал театры режиссёрлары
- ССРБ халык артистлары
- Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- Марсель Сәлимҗанов