Мамадыш
Мамадыш | |
рус. Мамадыш | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1391 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Мамадыш районы, Городское поселение город Мамадыш[d][1], Мамадыш өязе һәм Мамадыш кантуны |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение город Мамадыш[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 15 726 (2021)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 60 метр |
Мәйдан | 15 км² |
Почта индексы | 422190 |
Җирле телефон коды | 85563 |
Мамадыш Викиҗыентыкта |
Мамадыш (лат. тат. Mamadış, рус. Мамадыш) — Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасының Мамадыш районы үзәге, Казаннан 167 км көнчыгышта урнашкан. Кама алды төбәгендә, Нократ елгасының (Чулманның кушылдыгы) уң ярына, Ушмы елгасы койган урында, Казан-Екатеринбург линиясендәге Кукмара тимер юл станциясеннән 80 км көньяк-көнчыгышта урнашкан. Нократ елгасында пристань.
Халык саны: 14 432 кеше (2010).[3]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар авылы буларак барлыкка килә. Аның урынына беренче күчеп утыручының исемен йөртә. ХVII гасырдан анда руслар күченеп утыра башлый. Изге Троица храмы җиткерелгәч, Троицкое авылы дип атала. 1781 елдан Мамадыш – өяз шәһәре. Район 1930 елда оештырыла.
1921 елның ахырында Мамадышта эшләп килгән педагогия курслары ябыла. Сәбәбе: укыту өчен әсбаплар, кабинетлар, мастерскойлар һәм иң мөһиме — педагоглар җитешмәү. Күп кенә фәннәр бөтенләй укытылмый. Курсларны Алабугадагы шундый ук курсларга кушалар.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1840[4] | 1866[5] | 1897[6] | 1913[7] | 1939[7] | 1959[8] | 1970[9] | 1979[10] | 1989[11] | 2002[12] | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
3 655 | 3 619 | 4 195 | ~5 900 | ~7 700 | 9 023 | 9 663 | 10 326 | 11 835 | 13 509 | 14 432 |
Төп милләтләр:
- 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 59,0%, руслар — 39,4%.
- 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 65,3%, руслар — 30,1%.
Сәнәгать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- "Мамадышнефтепродукт" ҖЧҖ
- шәһәр электр челтәрләре
- "Мамадыш агач эшкәртү комбинаты" ААҖ
- "Мамадыш спирт заводы"
- "Мамадыш сыр-май комбинаты"
- "Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесе" ААҖ
- "Мамадыш балык заводы" ААҖ
- Мамадыш урман хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бодай, арыш, арпа, солы, борчак, бәрәңге, җитен үстерелә. Терлекчелекнең төп юнәлешләре-сөтчелек, дуңгызчылык, җәнлекчелек.
Авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче ширкәтләр: "Агрохимсервис".
Матбугат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]"Нократ" ("Вятка") матбугат-мәгълүмат дәүләт учреждениесе.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Галина Ибраһимова (1928), ССРБ халык табибы.
- Ирек Мәгасумов (1988), подполковник (2022), Россия Федерациясе Каһарманы (2023).
- Олег Сорокин (1995–2022), өлкән лейтенант, Россия Федерациясе Герое (2023, үлгәннән соң).
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://www.tatmedia.com/tat/region/153 2009 елның 23 май көнендә архивланган.
- Рәсми сайт
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ 3,0 3,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-05-25
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Казан губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
- ↑ Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
- ↑ 7,0 7,1 http://tatarile.org/maglumat/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%D0%B1%D1%83%D0%B0-1
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны