[go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
(Tatar Wikipediäse битеннән юнәлтелде)
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 502 255
Битләр саны 829 830
Үзгәртүләр саны 4 400 919
Теркәлгән кулланучылар 53 540
Актив кулланучылар 61
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 2.3
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 502 255 мәкалә бар, 6747 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 624 445 3 252 791 42 292 34 211 123 1 625 058 2434 21 186.3
2 tt Татар 2003 502 255 829 830 6747 4 400 919 53 540 61 6 2.3
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 799 578 221 401 1 566 453 53 010 94 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 293 216 1 092 832 3787 5 318 840 149 182 568 15 36.2
5 kk Казакъ 2002 238 269 642 694 11 468 3 400 690 161 350 302 15 15.2
6 az Азәрбайҗан 2004 200 561 584 970 14 780 7 845 494 300 866 524 15 49.3
7 ky Кыргыз 2002 77 020 108 826 2679 494 349 41 886 83 2 0.8
8 ba Башкорт 2005 63 755 183 515 1505 1 279 136 42 814 74 4 24.6
9 cv Чуваш 2004 56 846 116 025 534 839 483 36 350 57 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 441 54 690 0 231 021 31 631 45 2 3.6
11 sah Саха 2008 17 186 52 118 1765 411 192 26 270 36 4 32.6
12 tk Төрекмән 2004 6906 17 088 332 258 619 30 039 45 4 32.9
13 ug Уйгур 2012 9386 16 510 0 169 773 23 207 40 1 5.9
14 gag Гагауз 2010 2808 6660 0 69 582 15 154 12 1 19.7
15 krc Карачай-балкар 2010 2208 14 856 0 111 567 11 010 17 1 246.4
16 kaa Каракалпак 2006 7744 18 583 29 97 803 13 166 40 2 10.3
17 tyv Тыва 2013 3526 13 171 0 48 333 9837 21 1 27.5
18 alt Алтай 2021 1101 6459 0 47 153 3415 18 2 172.9


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820
Tatar.info проектының эмблемасы

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]