[go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Галилео Галилей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галилео Галилей latin yazuında])
(Galileo Galiley битеннән юнәлтелде)
Галилео Галилей
Туган телдә исем Galileo Galilei
Туган 15 февраль 1564(1564-02-15)
Пиза, Италия
Үлгән 8 гыйнвар 1642(1642-01-08) (77 яшь)
Флоренция янында урнашкан Арчетри
Күмү урыны Санта-Кроче базиликасы[d] һәм Tomb of Galileo Galilei[d]
Яшәгән урын Пиза
Падова
Флоренция
Милләт Итальян
Ватандашлыгы Италия
Әлма-матер Пиза университеты[d][1]
Һөнәре фәлсәфәче, физик, астроном
Эш бирүче Падуя үнивирситите[d][1] һәм Пиза университеты[d][1]
Өйдәш Марина Гамба[d]
Балалар Винченцо Гамба[d] һәм Мария Челесте[d]
Ата-ана
  • Винченцо Галилей (әти)
  • Җулия Амманнати (әни)
Кардәшләр Галилей, Микеланджело[d]

 Галилео Галилей Викиҗыентыкта

Галилео Галилей (итал. Galileo Galilei; 1564 елның 15 февралендә Пизада туган – 1642 елның 8 гыйнварында Арчетрида вафат) – Италия физигы, механигы, астрономы, философы һәм математигы. Үз вакытының фәненә зур йогынты ясаган. Беренче булып күк йөзендә булган җисемнәрне күзәтү өчен телескопны кулланган. Күп мөһим астрономия ачышларын эшләгән. Галилей – Экспериментлы физиканың нигезчесе.

Яшәгән вакытта дөньяның гелиоцентрик системасының актив тарафдары булу сәбәпле аның католик чиркәү белән җитди конфликт булган.

Галилей 1564 елда Италиядә урнашкан Пиза шәһәрендә нәселле, ләкин факыйрьләшкән композитор Винченцо Галилей (15201591) гаиләсендә туа. Галилео Галилейның тулы исеме Галилео ди Винченцо Бонайути де Галилей (итал. Galileo di Vincenzo Bonaiuti de' Galilei). Галилейның нәселе инде XIV гасырдан мәгълум. Аның берничә туры бабасы Флорентий Җөмһүриятенең җитәкчеләре булганнар, хәтта бер бабасы, шулай ук Галилео исемле мәшһүр табиб, 1445 елда җөмһүрият башлыгы булып сайланды.

Винченцо Галилей һәм Җулия Амманнати гаиләсендә алты бала булган, ләкин бары дүртесе өлкән яшькә кадәр җиттеләр. Галилео (балалар арасында иң олы), Вирджиния һәм Ливия исемле кызлар һәм иң кечкенә малай Микеланҗело. Микеланҗело киләчәктә әтисе кебек лютнада уйнаган композитор буларак мәшһүр булыр.

Галилейның яшь чагы турында күп нәрсә мәгълум түгел. Яшь чактан малай сәнгатькә тартылды. Гомере буе аның музыкага һәм рәсемнәргә мәхәббәте булды.

Башлангыч белемне Галилей ерак урнашмаган Валломброза исемле монастырьда алды. Ул бик укырга яратты, һәм сыйныфта беренче укучылар арасында торды. Галилей христиан дине әһеле булырга теләгән иде, ләкин әтисе рөхсәт итмәде.

1581 елда Галилей әтисе киңәше белән табиблык өйрәнү өчен Пиза университетына керде. Студент булып ул өч елдан кимрәк өйрәнде, инде шул вакытта ул борынгы фәлсәфәчеләр китаплары белән танышты. Шул вакытта ул Коперник теориясе белән танышты дип санала.

Ләкин галилей әтисенең финанс хәле начарайды, һәм ул малайның укуын түли алмады. Галилейга бушлай укырга рөхсәт бирмәгәч, ул кире кайтырга мәҗбүр булды. Бәхеткә, аңа Гвидобальдо дель Монте исемле кеше ярдәм итте, һәм тиздән 1589 елда ул Пиза университетына профессор буларак килде.

1591 елда аның атасы вафат булды, һәм гаилә өчен җаваплык Галилейга күчте. Беренче чиратта ул кече сеңле тәрбиясе турында уйларга тиеш иде.

1592 елда Галилей бай һәм дәрәҗәле Падуя университетында урын ала. Падуядагы вакыт – Галилейның фәнни эшчәнлеге өчен иң әйбәт вакыт.

Мифлар һәм версияләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Ул барыбер әйләнә!"

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтенесенә мәгълум булган риваять: Галилей чиркәү алдында үз версиясеннән баш тарткач "Ул барыбер әйләнә!" дип әйткән, ләкин моны дәллиләгән фактлар юк. Тарихчылар тапканнар ки, әлеге миф журналист Җузеппе Баретти тарафыннан 1757 елда язылган.

Галилей һәм Пиза манарасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваятьләргә күрә Галилей Пиза манарасының аву тизлеген үлчәгән. Галилей чыннап та моның кебек экспериментларны эшләгән, ләкин алар Пиза манарасына кагылышты булганы дәлилләнмәгән.

Оригинал телендә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ни кызганыч, Галилео Галилей китаплары татар теленә тәрҗемә ителмәде.

  1. 1,0 1,1 1,2 Berry A. A Short History of AstronomyLondon: John Murray, 1898.