1991 ел
Внешний вид
(1991 битеннән юнәлтелде)
Еллар |
---|
1987 · 1988 · 1989 · 1990 — 1991 — 1992 · 1993 · 1994 · 1995 |
Унъеллык |
1970-еллар · 1980-еллар — 1990-еллар — 2000-еллар · 2010-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Милади тәкъвим | 1991 MCMXCI |
Юлиан тәкъвим | 1990—1991 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7499—7500 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2743—2744 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5751—5752 ה'תשנ"א — ה'תשנ"ב |
Һиҗри тәкъвим | 1411—1412 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4483—4484 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1440 ԹՎ ՌՆԽ
|
Кытай тәкъвиме | 4687—4688 (15 февральдан) 庚午 — 辛未 ак ат — ак сарык |
Хәбәш тәкъвим | 1983 — 1984 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2047—2048 |
- Шака самват | 1913—1914 |
Шәмси тәкъвим | 1369—1370 |
Буддачылык тәкъвиме | 2534 |
Япон ел исәбе | 3 ел Хэйсэй |
1991 (бер мең тугыз йөз туксан беренче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча сишәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1991 елы, II меңьеллыкның 991 елы, XX гасырның 91 елы, XX гасырның 10 унъеллыгының 1 елы, 1990 елларның 2 елы. 1991 елдан бирле 33 ел үтте.
- Салкын сугыш тәмамлану, ССРБ таркалу елы.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 20 гыйнвар — Кырым халкы референдумда утрауларына автономия статусын кайтаруны яклап чыга.
- 20 гыйнвар — Латвия башкаласы Рига каласында баррикадалар ясала.
- 3 март — Референдумда Латвиянең 74 %-ты һәм Эстониянең 83 %-ты ССРБдан бәйсезлек өчен тавыш бирәләр.
- 17 март — ССРБ-ны саклау турында референдум уза. 6 республика аны үткәрүдән баш тарта.
- 9 апрель — Гөрҗистан Югары Шурасы илнең дәүләт суверенлыгын һәм ССРБ-дан бәйсезлекне игълан итә.
- 19 апрель — Татарстанның Апас районынан Кайбыч районы бүленеп чыга.
- 14 май ― Татарстан Югары Шурасы Татарстан Президенты вазифасын гамәлгә куя.
- 12 июнь — Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана.
- 25 июнь — Словения һәм Хорватия Югославиядән бәйсезлекне игълан итә.
- 27 июнь — Югославия халык армиясе Словениягә бәреп керә.
- 30 июнь — Кырым татарлары милли мәҗлесе суверенитны игълан итә, милли гимны һәм байракны раслый.
- 5 июль — Татарстан ССР Югары Шурасы сессиясендә Мөхәммәт Сабиров республиканың Премьер-министры итеп раслана.
- 29 июль — РСФСР Литва бәйсезлеген таный.
- 16 август — Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында Шартнамә төзелә.
- 19 август — ССРБда ГКЧП оештырыла.
- 20 август — Эстония бәйсезлеге игълан ителә.
- 21 август — Латвия үз бәйсезлеген торгызуы турында игълан итә.
- 21 август — ГКЧП таркала.
- 4 сентябрь — Кырым дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә.
- 6 сентябрь — ССРБ Эстония, Латвия, Литва дәүләтләренең бәйсезлеген таный.
- 6 сентябрь — Ленинградка тарихи Санкт-Петербург атамасы кайтарыла.
- 8 сентябрь — Македония бәйсезлекне яулый.
- 17 сентябрь — Латвия, Литва, Эстония, Төньяк һәм Көньяк Корея илләре БМО-га керделәр.
- 21 сентябрь — Референдумда Әрмәнстанның бәйсезлеген 99 % хуплаган.
- 22 сентябрь — Таҗикстанда Компартия тыелды.
- 23 сентябрь — Әрмәнстан үз бәйсезлеген игълан итә.
- 30 сентябрь — Татарстан президентының Татарстан Фәннәр академиясен оештыру турында боерыгы чыга.
- 15 октябрь — милли хәрәкәт вәкилләре, Татарстан суверенитетын закон белән ныгытуны таләп итәр өчен, Югары Совет утырышы барган бинага бәреп керү омтылышын ясыйлар.
- 24 октябрь — «Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге акты турында» карар кабул ителә.
- 26 октябрь — Төрекмәнстанда узган референдумда халыкның күпчелеге ил бәйсезлеге өчен тавыш биргән.
- 16 декабрь — БМО үзенең 1975 елда кабул ителгән сионизм расизмга тиңләгән карарны кире кага.
- 25 декабрь — Михаил Горбачев ССРБ президенты постыннан китә. РСФСР исеме Россия Федерациясенә үзгәртелә.
- 26 декабрь — ССРБ таркалуы, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге оешмасы төзелә.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1991 елда туганнар
- 25 март — Динә Гарипова, Татарстан җырчысы, Беренче канал оештырган җыр бәйгесе җиңүчесе (2012).
- 7 май — Дания Нәгыйм, шагыйрә.
- 23 май — Лена Майер-Ландрут, алман җырчысы, Ослода узган халыкара Евровидение 2010 җыр бәйгесе җиңүчесе.
- 10 июль — Айдар Җаббаров, театр режиссеры.
- 21 август — Артур Шайдуллин, драма актеры.
- 28 сентябрь — Ринат Фәхретдинов (1991), катнаш көрәш (MMA) белән һөнәри шөгыльләнүче спортчы.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1991 елда вафатлар
- Җәмил Гыйльманов, татар галиме, тарихчы.
- Әхмәт Галиәкбәров, татар артисты.
- 19 гыйнвар — Гозәер Абдураманов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 28 март — Әмир Нәҗип, шәркыятьче галим, тюрколог.
- 3 апрель — Грэм Грин (ингл. Henry Graham Greene), инглиз язучысы.
- 12 апрель — Нури Арсланов, татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
- 3 май — Гайшә Рахманкулова, беренче татар хатын-кыз профессиональ рәссам.
- 24 июнь — Әхмәт Исхак, татар шагыйре, тәрҗемәче.
- 30 июнь — Тамара Ханым, биюче, ССРБ халык артисты.
- 21 август — Дмитрий Комарь, август фетнәсендә һәлак булучы, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 30 август — Газиз Кашапов, татар язучысы, журналист.
- 28 октябрь — Газиз Зыятдинов, Академия театры артисты.
- 11 ноябрь — Михаил Куприянов, ССРБ халык рәссамы.
- 18 декабрь — Альберт Сафин, татар язучысы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гөлшат Зәйнашева, татар шагыйрәсе («Илле җыр» китабы өчен)[1].
- Әбрар Кәримуллин, татар галиме («У истоков татарской книги», «Татарская книга пореформенной России», «Татарская книга XX века» трилогиясе өчен)[2].
Нобель премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Пьер Жиль де Жен.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Рихард Эрнст.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Эрвин Неер, Берт Сакман.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Надин Гордимер.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Рональд Коуз.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Аун Сан Су Чжи.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |